«Цифровое фото и видео студия» берләшмәсе яңалыклары.

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Цифровое фото и видео студия»  Мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар дәресне традицион булмаган формада үткәрделәр.  Берләшмәнең җитәкчесе кышкы фотосъемка оештырыр өчен балаларны Җиңү паркына алып барды. Кышкы пейзажны балалар төрле яклап төшереп карадылар. Һәр бала да фотоаппарат белән эшләп карый алды. Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес балаларга бик ошады. Бүгенгедәй фотосъемка дәресләре алга таба да булачак. Кызыксынган балаларны берләшмәгә көтеп калабыз! Берләшмәнең җитәкчесе: Нафикова Лилия Расих кызы. Телефон: 2-60-12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International