Владимир шәһәреннән кунак

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

“Туган як музее” мөслимлеләрдә генә түгел, чит шәһәрләрдән кайткан кунакларда да кызыксыну уята. 26 ноябрь көнне музейда Горбуновка авылында туып – үскән, бүген Мөслимдә яшәүче Долошкина Мария Алексей кызы һәм аның Владимир шәһәреннән кунакка кайткан кызы Абабий Светлана Валентин кызы экскурсиядә булдылар. Алар һәр экспонатны җентекләп өйрәнделәр, бигрәк тә “милләтләр йорты” аларга бик ошады. Кунагыбыз музей белән генә түгел, Мөслим үсеше белән соклануын яшермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International