Республика күләмендә барган “Мәдәни көндәлек” акциясе актив рәвештә дәвам итә. Бу акция барышында “Мөслим туган як музее” укучыларның, әти – әниләрнең яраткан ял урынына әверелде. Атна дәвамында экскурсиядә Үрәзмәт, Баланны, Симәк авылларыннан 16 укучы һәм әти – әниләр, әби – бабайлар булдылар.