«Сәхнә көзгесе» берләшмәсе әгъзаләре мода журналлары белән эшлиләр, пояслы кием тегү өчен модельләр сайлыйлар.

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Мәктәптән тыш эшләр базасында эшләүче "Сәхнә көзгесе" берләшмәсе балаларны үз гәүдәләренә яраклы киемнәр тегәргә өйрәтә. Яшь тегүчеләргә «Бурда», «Диана Моден» һәм башка тегү журналлары ярдәмгә килә. Уку елы азагында кызлар үзләре теккән коллекцияләрне күрсәтәчәкләр. Аларга башлаган эшләрендә уңышлар телибез һәм нәтиҗәләрен көтәбез. Кызыксындыңмы? Син дә безнең берләшмәгә рәхим ит! Берләшмәнең җитәкчесе Афзалова Лилия Флүр кызы. Телефон: 8 904 766 95 23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International