Мөслимебездә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе барлыкка килде.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Мөслимебездә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе барлыкка килде. Ул – Мөслим гимназиясе укучысы Регина Шайгарданова. Регина 20 – 23 ноябрь көннәрендә Казанда “Пламя” лагерында яшь ярдәмчеләрне укыту буенча беренче сменада булып кайтты. Биредә катнашучылар өчен ТР юстициясе министры, ТР прокурор ярдәмчесе һәм хокук белән бәйле башка мәртәбәле шәхесләр белән очрашулар булды. “Эшлекле очрашу бик файдалы үтте,”- ди Регина.Республика буенча 53 җәмәгать ярдәмчесенең берсе Регина бала хокукларын яклау юнәлешендә алган белемнәрен тормышка ашыруда җиң сызганып эшләргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International