Бу көннәрдә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешма хезмәткәрләре актив рәвештә смотр - концертка әзерләнә. Бу юлысы тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырлар? "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Ильфатовна бераз гына сәхнә пәрдәсен ачты: "Сценарий төзелде, концерт номерлары бүленде. Кызыклы биюләр, дуэтлар һәм юмор көтелә!"