Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе
23 ноябрь көнне сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары һәм укытучылары зур бәйрәм табыны артында Әниләр көненә багышланган концерт программасы күрсәттеләр. Кечкенә музыкантларнын төрле уен коралларында башкарылган татар, рус, чит ил композиторларының әсәрләре, әниләргә җылы котлаулар булып иреште. Кичәнең бизәге булып укучыларның әниләргә багышланган җырлары hәм шигырьләре яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International