Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә үткән «Без бергә чакта» исемле халыкара фестиваль-конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) I дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова (укытучысы Филүзә Шәрипова) I дәрәҗә дипломант, халык уен кораллары булеге укучысы Мансур Закиров III дәрәҗә лауреат, Айнур Госманов (укытучылары Азия Заhидуллина) I дәрәҗә дипломант, Закир Кәримов (укытучысы Дилбәр Салихзянова) III дәрәҗә дипломант булдылар. Румия Деникаева “Иң яхшы укытучы” дипломы белән, укучысы Язилә Кыямова алтын кубок бүләкләнде. Оештыру комитеты мәктәп дирекциясенә, балаларны конкурска әзерләгән hәр укытучыга рәхмәт хаты тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International