Район хәбәрләре

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы Рамил Муллин 2016 елда узачак эшләре билгеләнгән төзекләндерү объектларда булды. Кулланышка тапшырылган биналар белән танышты.  Билгеле булганча, Вахитов урамындагы күпкатлы йортлар арасында бүгенге көндә  ике инвестицион йорт төзелә. 18 һәм 12 квартиры бу йортларның инде нигезләре салынган. Шулай ук бу территориядә җәмәгать мунчасы төзелер дип көтелә. Рамил Муллин үзәктә урнашкан ветеринария лабаротириясе  торышы белән танышты. Бүгенге көндә бу бина зур ремонт таләп итә. Район башлыгы бу структура өчен яңа бина кирәклеген ассызлыклады. Рамил Хәмзович район үзәгендә урнашкан, иң беренчеләрдән булып төзелгән “Кояшкай” балалар бакчасына да ремонт керәчәк. Бүгенге көндә балалар бакчасының фасад өлешенә, түбәсенә, эчке бүлмәләргә ремонт кирәклеге көн кебек ачык. Балалар бакчасында ремонт эшләрен февраль аеннан да соңга калмыйча башларга кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International