Кунакка күчтәнәч белән

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Аграр көллият студентлары арасында " Нәрсә? Кайда? Кайчан?"интеллектуаль - күңел ачу кичәсе уздырды. Акыл көрәшендә 3 команда катнашты: "Бугагашинки" ( капитаныДима), "Мстители" ( капитан - Рафиль) һәм "Квенч-Квенч" ( капитан - Динара). Командалар төрле биремнәрдә акыл байлыгы һәм осталыкларын күрсәтте. Шулай ук турлар арасында музыкаль паузалар - студентлар әзерләгән концерт номерлары да булды. Хөкемдарлар биргән бәяләр буенча 1 урында "Квенч - квенч"лар, ә 2 урынны калган ике команда бүлеште. !әрбер командага да Грамота һәм якташыбыз Флүр Баһаутдиновның "Моң бишегем Мөслим" китабы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International