ЕГАИС кибет киштәләрендәге суррогатны “бәреп төшерәчәк”. Яңа система 2016 ел башыннан хәмер әйләнешен катгый контрольлеккә алачак. Аның эшләү принцибы – бик гади. Кибет, товар кертелгәндә, товарның штрих-кодларын терки, шулар базага кертелә. Сатканда, хәмернең ялган икәнлеге ачыкланган очракта күзәтчелек органына сигнал бирелә. Шул чагында кибеткә “Росалкогольрегулирование” вәкилләре килеп төшәргә тиеш.
ЕГАИС модульләре зур шәһәрләрнең генә түгел, авыл кибетләре һәм хәтта күчмә сәүдә лавкалары кассаларына да урнаштырылырга тиеш. Контрафакт саткан өчен кибеткә штраф яки лицензиясеннән мәхрүм калу яный. Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, республикада бүген легаль төстә хәмер сатучыларның барысын да саклап калу белән кызыксыныла. Ә ЕГАИС системасы суррогатны китерү юлларын, аеруча Казахстан юлын ябу мөмкинлеге бирәчәк.