18 ноябрь көнне аграр көллият укучылары, укытучы Фәнүзә Мөдәрис кызы һәм көллият филиалы директоры Рәшит Исрафил улы белән, редакциягә кунакка бардылар. Кунаклар гәҗит язу, басу, телевидение эшчәнлеге һәм радио хезмәткәрләре белән аралашып, аларның эш серләренә төшенеп кайттылар. Киләчәктә дә аралашу вәгъдәләре белән көллият укучылары редакция хезмәткәрләре белән хушлаштылар.