123 санлы янгын сүндерү часте, күзәтчелек һәм районның ЮХИДИ бүлеге, башкарма комитет белгечләре рейдлар оештыруын дәвам итә. Алар күпфатирлы йорт ишегалларындагы тиеш түгел урынган туктаган машина хуҗаларын җаваплылыкка тарта. 18 ноябрь көнне Кооператив урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдында ике райондашыбызга 2 мең сум күләмендә штраф салынды. Шушы ук көнне Гагарин урамындагы тротуар өстенә менгән йөк машинасы хуҗасына карата административ беркетмә төзелде һәм штраф билгеләнде.