Кичә Мизгел яшьләр үзәгендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре оештырган "Сәләтле балачак бәхетле булачак" дип исемләнгән балалар иҗаты фестивале узды. Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Султанов Рушат Җәүдәт улы һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Яббаров Ильмир Назыйф улының тәбрикләү сүзләреннән соң район һәм республика күләм оештырылган бәйгеләрнең җиңгән 70кә якын укучыга грамоталар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көн дәвамында укучыларның иҗади эшләреннән торган күргәзмә эшләде, ә тантаналы өлеш концерт номерлары белән алышынып алып барылды. Бугенгедәй фестиваль һәр уку чирегендә оештырырга планлаштарыла. Мәктәптән тыш эшләр үзәге фестивальне оештыруда ярдәм итүчеләргә һәм "Мизгел" яшьләр үзәгенә кулланылышка бирелгән зал өчен рәхмәт беледрә.