Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе
13-16 нчы ноябрьда сәнгать мәктәбенең Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» бию ансамбле Санкт Петербург шәhәрендә “Бөек Россия” исемле россиякүләм патриотик фестиваль-конкурста hәм “Малахит шкатулка” халыкара фольклор халык иҗаты конкурс-фестивалендә катнаштылар. Россия hәм Европадан җыелган 50 коллектив белән коч сынашып, икесендә дә I дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкчеләре Ольга Нуруллина рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Дөньядагы иң матур шәhәрләрнең берсе булган Санкт Петербургта шундый дәрәҗәле конкурста катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район хакимияте башлыгы Рамиль Хәмзә улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Биючеләребезгә, әлбәттә, аларның җитәкчесе Ольга Нуруллинага, киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International