Мәктәптән тыш эшләр үзәге бүген, 18 ноябрь көнне, "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Сәләтле балачак бәхетле булачак" исемле талантлы балалар фестивале уздыра. Анда район үзәге мәктәпләренең лидерлары, активистлары узган уку елында һәм җәйге ялларда башкарган эшләре белән таныштырачак. Республика һәм муниципаль конкурсларда җиңүчеләр, катнашучылар бүләкләнәчәк. Республика сәнгать фестивальләре лауреатлары, дипломантлары чыгышлары бәйрәмне бизәр, дип көтелә. Балаларны һәм ата-аналарны бәйрәмдә 14.00 сәгатьтә көтеп калабыз.