Мини-футбол спортзалларга җыя

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның 13 ноябрь  көнендә мәгариф идарәсе 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча Мөслимдәге урта мәктәп һәм гимназия спортзалларында  ярыш оештырды. Малайлар арасында команда зачетында беренче урынга И. Хафизов һәм Д.Шәйхетдинов җитәкчелегендәге футболчыларның “Мирас” спорт клубы (гимназия) чыкты. Икенче урында – икенче урта мәктәп командасы (Э.Айгелдин), өченчедә -  лицей командасы (Ф. Арсланов).

Гадәттәгечә, турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Лицейдан Денис Петров иң яхшы капкачы буларак бүләкләнде. Илсур Мөҗипов (“Мирас”) – иң яхшы саклаучы, Риназ Хәсәнов (Мөслимнең урта мәктәбе) иң яхшы һөҗүмче буларак билгеләнделәр.

Кызлар арасында команда беренчегә Рус – Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (В. Леснов) чыкты. Мөслим урта мәктәбе командасы (И.Миннияров), азга гына калышып, икенче урынны алды. Өченчедә Михайловка урта мәктәбе командасы (Ю. Софьина). Зарина Пученцова (Михайловка)  - иң яхшы капкачы, Айсылу Әсәдуллина (мөслим урта мәктәбе)– иң яхшы саклаучы, Анастасия Спиридонова (Рус-Шуган) иң яхшы һөҗүмче буларак бүләкләнделәр.

Җиңүчеләр, призерлар һәм иң яхшы уенчылар мәгариф идарәсе Кубоклары һәм грамоталары белән бүләкләнделәр. Бүгенге көн чемпионнары районыбыз данын 28-30 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә үтәчәк республика зона ярышларында яклаячак. Спартакиадада аларга җиңүләр теләп калыйк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International