Опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

   Үткән атнада опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре район үзәгендә яшәүче туганнары тарафыннан  тәрбияләнүче балаларның тормыш-көнкүреш  һәм яшәү шартлары белән танышты. Яшәү шартлары тулаем алганда канәгатьләнерлек дип табылды, опекуннарга шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне үзвакытында башкарырга кирәклеге турында аңлатылды. Шулай ук суд күрсәтмәсе нигезендә,  бәлигъ булмаган баланың яшәү шартларын тикшерү йөзеннән,  опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре  Яңа Усы авылында булдылар. Яшәү шартлары канәгатьләнерлек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International