13 ноябрь көнне аграр көллият филиалында "Көзге бал" кичәсе үтте. Концертта колледж студентлары һәм укытучылары гына түгел, хөрмәтле кунаклар да бар иде. Барлык уку төркеме бу чарага стена газетасы, үзешчән сәнгать номеры әзерләргә тиеш иде. Барлык төркемнәр дә әлеге чараны үткәрүдә актив катнашты.Студентлар башкаруында күңелле, кызык һәм җитди шигырьләр, җырлар бәйрәм ямен тагын да күтәреп җибәрделәр.