Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 13 ноябре, җомга

«Яңа дәвер» музыкаль проекты.

25 нче ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында Алсу өр-яңа карашлы «Яна дәвер» дип исемләнгән соло концертын уздырачак. Концерт Мөслим сәнгать мәктәбе һәм Мөслим районының үзешчән артистлары белән берлектә оештырылачак. «ЯҢА ДӘВЕР» концерты тулысынча тере тавышка әзерләнә. Төрле халык уен кораллары тере яңгырашта башкарылачак. Программада автор башкаруында төрле жанрдагы җырлар, мөнәҗәтләр, яңа алымнар белән халык җырлары яңгыраячак. Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фәнис Абдуллин, Нәргиз Камалов, шулай ук сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь җырчылар белән эксклюзив дуэтлар, чыгышлар булачак. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Алмаз Сөләйманов электрогитарада, сәнгать мәктәбен тәмамлап, Яр Чаллы сәнгать колледжында укучы Ринат Ибраев бәрмә уен коралларында уйнаячаклар. Бүгенге көндә Мөслим сәнгать мәктәбендә кызу эш кайный, концертка әзерлекләр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International