Бөгелмә аграр көллияте студентлары "Эчүчелек корбанлыгына каршы" исемле әңгәмә кысаларында Мөслим район үзәк больница неврологы Алмаз Рөстәм улы Зиннуров белән очраштылар.

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бөгелмә аграр көллияте студентлары "Эчүчелек корбанлыгына каршы" исемле әңгәмә кысаларында Мөслим район үзәк больница неврологы Алмаз Рөстәм улы Зиннуров белән очраштылар. Алмаз Рөстәм улы студентларга алкогольле эчемлекләрнең организмга куркынычлыгы һәм зыяны хакында сөйләде. Эчүчелек белән интегүче кеше үзенең сәламәтлегенә бик зур зыян китерә, чирлегә әйләнә, шуның нәтиҗәсендә аның эшләү дәрәҗәсе дә кими, уку, спорт белән шөгыльләнергә теләге калмый.Эчүчелек корбаны булган кеше үзенең тормышын бөтенләй икенче якка үзгәртә дигән сүз. Ул үзенең кызыксынган эшләреннән, якыннары белән аралашудан читләшә башлый."Ни чәчсәң - шуны урырсың " мәкален бераз гына үзгәртеп әйткәндә, "Нинди гадәт чәчсәң, үзеңә туры килгән холыкны урырсың" . Шуңа күрә алкогольле эчемлекләр корбаны булмау, матур, сәламәт тормыш алып бару - бары тик үзебездән генә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International