«Нептун» йөзү бассейнында оешма-предприятияләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Данлап-яшик, җырлап яшик – Мөслимем” район смотр-конкурсында катнашу өчен актив эш бара. Спорт һәм яшьләр политикасы оешмалары һәм аграр колледж берлегендә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан расланган положение нигезендә программа һәм концерт номерлары раслана.