Мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасы кышкы сезонга әзерләнә. Техник персонал тәрәзәләрне күптән ябештергән иде инде (ике катлы бинада 60тан артык тәрәзә, дигән сүз ул!) Бүген котельная белән бина арасында узган тышкы җылылык торбалары тышлап куелды.