Сәләтлеләр бүләк алачак!

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре "Сәләтле балачак бәхетле булачак!" Дип исемләнгән балалар өчен бәйрәм оештыралар. Анда конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Мәктәпләрнең һәм балаларның җәмәгать активистлары узган уку елында башкарган эшләре, җәйге ялларда булган урыннары турында презентация ясаячаклар. Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" фестивалендә я дәрәҗә лауреатның һәм башка җиңүчеләрнең җырларын ишетерсез. Күңелле булачак! Килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International