Хәмерне тиешсез урыннарда һәм төнге сәгатьләрдә саткан өчен штрафлар күләме артачак. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дигән проект кысаларында белдерде. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте Рәисе каравындагы “юл картасы” пунктларының берсендә 2016 елның 1 гыйнварына кадәр федераль законга төзәтмәләр кертү күздә тотылган. Бу төзәтмәләр ваемсыз эшмәкәрләргә карата административ җаваплылыкны көчәйтә. Штрафлар күләме юридик затларга карата кулланыла торган штраф күләменең кимендә 50% ын тәшкил итәчәк.
- Хосусый эшмәкәрләр өчен штрафлар күләме, һичшиксез, тиешле дәрәҗәдә түгел, - дип аңлатып үтте Игорь Марченко. - Алар 4-5 меңне бер төн эчендә эшли. Ә инде һәр тәүлек әйләнәсендә сәүдә объектларын “каравыллау” Дәүләт алкоголь инспекциясенең дә, Эчке эшләр министрлыгының да хәленнән килми. Барысын да язып, товарны хуҗасыннан алу өчен, ягъни бер административ материал тутыру өчен генә дә 4-5 сәгать вакыт кирәк. Без китүгә ярты сәгать чамасы узамы-юкмы, тагын сата башлыйлар. Барыбызга да мәгълүм булганча, хәзер алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен юридик затларга 300 мең сумлык штраф салына. Бер-ике тапкыр 150 мең сумын кесәсеннән чыгарып салса, хосусый эшмәкәрдә закон бозу теләге юкка чыкмый калмас, дип уйлыйм.