Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
25 нче ноябрьда узачак “Яңа дәвер” концертына репетицияләр белән берлектә тагын бер зур проект эшләнә... Милли моңнарны, милли көйләрне саклау, киләчәк буыннарга җиткерү - нәкъ менә Мөслим районының авылларында яшәп гармун моңнарына мөкиббән киткән кешеләр кулында! Халык уен коралларында уйнаучыларны ачыклау, яшь буынга тальян, баян, хромка кебек инструментларга карата кызыксыну уяту максатынан, агымдагы елның март аенда бертуган Нәҗмиевлар исемендәге I район фестиваль- конкурсы булып узган иде. Шуны чараны дәвам итеп, Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Гөлназ Йосыпова үзенең укучысы Алсу Тажетдинова (Арслана) һәм иҗтимагый совет рәисе, Татарстанның атказанган укытучысы М.Ш. Йосыпов белән берлектә бригада төзеп, Мөслим районы авылларының иң оста гармунчылары белән очрашып, әңгәмәләрен видеоязмага төшереп кайттылар. Концерт барышында әлеге видеоязмалар тамашачыларга күрсәтеләчәк. Район иҗтимагый советы рәисе М.Ш. Йосыпов тәкъдиме буенча, киләчәктә сәнгать мәктәбенен “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле белән берлектә, районыбызда “Гармунчылар клубы” оештыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International