12 нче ноябрь көнне мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенә методик ярдәм күрсәтелде. Алар башлангыч сыйныфларны, математика, физика, география, инглиз, рус һәм татар теле фәннәреннән дәресләр карадылар. Укытучыларның эш программмалары, дәрес планнары өйрәнелде һәм ФГОС таләпләренә туры килүләренә игътибар ителде.