Агымдагы елның 11 ноябрендә Мөслимдәге урта мәктәптә һәм лиөейда “КЭС – Баскет” Бөтенроссия ярышларының баскетбол буенча кызлар арасында район сайлап алу туры булып үтте. Бәйгедә гомуми белем бирү мәктәпләреннән ун команда катнашты. Киеренке ярышларда команда беренчелегендә Мөслим гимназиясе командасы җиңүгә иреште (тренер Д.Шәйхетдинов). Азга гына калышып, Баек төп белем бирү мәктәбе командасы (тренер Р. Баянов) икенче урынга калды. Өченчедә – Сал – Мухан мәктәбе кызлары (М.Ханнанов).
“Турнирның иң яхшы уенчысы” дигән исемгә Сал-Муханнан Ландыш Вәлиева лаек булды. Баектан Алия Галәветдинова – иң яхшы саклаучы, гимназия укучысы Алина Сәхипгәрәева – иң яхшы бомбардир булды.
Җиңүчеләр, призерлар, иң яхшы уенчылар мәгариф идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнде.