Кичә, Мөслим муниципаль районы Советы вәкилләре һәм район ветераннар советы җитәкчесеннән торган район делегациясе, Мөслим авылында гомер итүче Зайцева Александра Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Александра Ивановнага саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.