Нептун йөзү бассейны администрациясе тарафыннан физик культура дәресләре вакытында йөзү күнекмәләре белән шөгыльләнү өчен бердәм расписание төзелде. Хәзерге вакытта йөзү күнекмәләре белән Мөслим Гимназиясе, Олы Чакмак, Михайловка мәктәпләре укучылары, Аграр колледж студентлары шөгыльләнә.
Укучылардан тыш атна дәвамында даими йөрүче оешмалардан РОВД хезмәткәрләрен, ДЮСШ тренерларын, мәчеткә йөрүче дини кардәшләрне әйтеп була.
Бүгенге көндә Ак Барс банк, РУПС, РУЭС, РДК хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен администрация белән эш алып барыла.