31 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 2002-2003 елгы “Яшьлек” спорт комплексына, Илфат Хафизов командасына йори торган үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды. Безнең район данын “Мирас” командасы яклады. Булат Шәкуров һәм Илсур Музипов узләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Бүгенге көндә “Мирас” командасы 2003 елгы малайлар арасында узачак район беренчелегенә әзерләнә. Уңышлар теләп калабыз!