Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт уздыруга тукталсак, районыбызда тагын бер күләмле эш башкарыла. Район үзәк хастәнәсенең стоматология бүлегендә капиталь ремонт эшләре кызу темп белән бара. Бүген фасадын эшләү һәм гомуми төзелеш эшләре алып барыла.