10 ноябрь көнне “Мөслим туган як музее”нда ТНВ каналының күренекле журналистлары булдылар. Алар “Әдәби хәзинә” тапшыруын әзерләү өчен, шагыйрь Зөлфәт һәм Наис Гамбәр турында мәгълүматларны барладылар, аларның туганнары, дуслары белән очраштылар. Музейдагы яңарышлар Казан журналистларына бик ошады. Киләчәктә “Без тарихта эзлебез” тапшыруында катнашырга тәкъдим иттеләр.