Район хәбәрләре

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

 Метрәй авыл җирлегенә кергән авылларда барлыгы 80гә якын урам яктырткычы исәпләнә. Аларның күпчелеге 2014 елда үзара салым акчасы куелган иде. Бүген бу яктырткычларның төзеклеген “Жилэнергосервис” җәмгыяте тәэмин итә. Бу эшкә агымдагы елда җыелган үзарасалым акчасыннан 30000 сум күләмендә акча бүленгән. Бүген җирлек авылда булган эшмәкәрләр белән килешүләр төзеп, авыл урамнарын кардан чистарту эшен дә оештыра. Моны башкару өчен 70000 сум акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International