Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең агачка яндырып рәсем төшерү берләшмәсе җитәкчесе Шагидуллин Ильдар Тагирович 9нчы ноябрьдән конкурс игълан итте. Балалар әниләренә бүләк әзерләячәкләр һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр. Конкурсның нәтиҗәләрен көтеп калабыз! Әгәр син дә агачка яндырып рәсем төшерергә өйрәнергә теләсәң безнең берләшмәгә рәхим ит! Дәресләр Мөслим гимназиясендә оештырыла.