2 ноябрь көнне Метрәй авылы мәдәният йортыда эшләүче “Шатлык” балалар театры Казан шәһәрендә үткәрелгән “ Иделкәем” республика фестивалендә, Р.Фәизовның “Саодака” драмасы белән уңышлы чыгыш ясады. Коллектив фестивальнең дипломанты булды.Төп рольне башкаручы Айсылу Фәһимова “Жюри симпатиясе” номинациясендә җиңүгә иреште. Театрның җитәкчесе, ” Мөслим туган як музее” директоры, Синара Яббарова.