“Укучының мәдәни көндәлеге” акциясе көзге каникуллар чорында активлашты. “Мөслим туган як музеенда” Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Минзәлә шәһәрләреннән кунакка кайткан, шулай ук районның төрле авылларыннан, район мәктәпләреннән 28 укучы булдылар. Алар өчен музей буенча махсус экскурсияләр үткәрелде, фотога төштеләр һәм көндәлекләргә тамгалар куйдырдылар.