Районның актив яшьләре матурлык булдыру ягында

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
9 ноябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Очкын” активистслар хәрәкәте белән берлектә «Самовар PARTY» проекты кысаларында «Мөслимем – гүзәл җирем» дигән акция оештырдылар. Акция барышында әңгамә корылды һәм иң  мөһим сорауларга җавап табылды “Нәрсә ул үзара салым, нәрсә белән файдалы һәм әлеге акчалар кайда тотыла?”. Районның актив яшьләре сәләмәт яшәү, спорт белән шөгыльләнү, матурлык булдыру ягында. Үзара салым ул – матурлыкка омтылуның бер төре һәм безнең яшьләр аны аңлыйлар. Әңгамәдән соң барыбыз бергә җыелып Мөслим буенча экскурсияга чыктык һәм истәлеккә фото ясадык. Булган матурлыкны күреп саклый белик! Әлеге матурлыкны булдыруда хәрберебезнең дә өлеше бар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International