9 ноябрь көнне Үрәзмәт башлангыч мәктәбенә ТНВ каналының бер төркем журналистлары кунакка килде. Алар “Әдәби хәзинә” тапшыруын әзерләү өчен Үрәзмәт мәктәпне тәмамлаган танылган язучыларыбыз Наис Гамбәр һәм Зөлфәт Маликов турында материал тупладылар. Укучыларыбыз һәм аларның укытучылары чыгышын ноябрь ахырында зәңгәр экраннардан карарга мөмкин булачак.