Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
9 ноябрь көнне сәнгать мәктәбендә педагогик киңәшмә узды. Аның темасы: “Сәнгать мәктәбендә электрон белем бирү системасы. Укыту эшчәнлегендә психологик-педагогик факторлар. Беренче чирек нәтиҗәләре”. Укытучылар 2015-2016 нчы уку елының беренче чирегендә эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар. һәр бүлек җитәкчесе икенче чирек планнары белән таныштырды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Деникаева Р. Р. “Укыту эшчәнлегендә психологик-педагогик факторлар” дигән темага чыгыш ясады, доклад презентация белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International