II Республика Фәннәр фестивале

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

5-7 ноябрь көннәрендә Яшел Үзән районының Кирпичников исемендәге лицей-интернатында II Республика Фәннәр фестивале булып үтте. Анда республиканың 48 муниципаль   районыннан җиңүчеләр катнашты. Бәйгенең беренче көнендә укучылар фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләре буенча үзләренең проект эшләрен күргәзмәгә урнаштырдылар. Күргәзмә эшчәнлеге белән ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы,   Экология һәм җир асты байлыклары министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Яшьләр белән эшләү һәм спорт министрлыгы вәкилләре танышты.

Фестивальнең икенче көнендә укучылар үз проектларын компетентлы жюри каршында якладылар. Мөслим гимназиясе укучылары, "Биология һәм экология белгечләре" экологик берләшмә әгъзалары Язилә Әһлиуллина, Динара Бәдретдинова, Лиана Харисова "Онытылган чишмәләргә - икенче тормыш" дип исемләнгән проект эшенә презентация ясадылар.

Команданы   яхшы әзерлекле рәвештә оештырганы өчен, җитәкчеләре, биология укытучысы Ләйсән Бариева фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International