Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
3 ноябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллар бүлеге укучылары hәм укытучылары район үзәгендә урнашкан «Туган як» музеена, үзәк китапхангә экскурсияга бардылар. Иң элек укучылар «Туган як» музее белән таныштылар. Экскурсия барышында районыбызның тарихы, безнең җирлекне үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләртурында мәгълүмат алдылар. Соңыннан балалар район үзәк китапханәсенә юл тоттылар, hәм аның эшчәнлеге белән таныштылар: абонементлар белән эшләү тәртибен, уку залындагы китапханә фондындагы китаплар белән таныштылар. Мәдәният учаклары белән танышу баларның күңелләрендә рухи байлык өстәп тирән хисләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International