Бүген, Мөслим муниципаль район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ленар Авзалов җитәкчелегендәге район делегациясе, Мөслим районы Мөслим авылында гомер итүче Валитова Фатыйма Фәрди кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Фатыйма ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.