“Калфаклы сандугач-2015”

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

30 нчы октябрь көнне Казан шәһәренең  4 нче гимназиясендә композитор  Сара Садыйкованың тууына 109 ел тулу һәм С.Садыйкованың кызы Әлфия Айдар кызына  90 яшь тулу уңаеннан  “Калфаклы сандугач-2015” татар җыры һәм музыка уен-коралларының VIII  төбәкара ачык фестиваль - конкурсы булып узды.  Төрле төбәктән 130 га якын укучы катнашты. Шулар арасында  Мөслим районыннан да укучылар  бар иде.

   Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы,  Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Нияз Мирзаянов вокал-соло номинациясендә җырлап   Татарстан Республикасының  мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына ия булды, җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова һэм Мирзаянов Айдар.

    Мөслим балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче, Мөслим лицеенда белем алучы Нуриева Эльвина жыр номинациясендә Мәгариф һәм фән министрлыгының I нче дәрәҗә җиңү Дипломына һәм кызыксындыру бүләгенә ия булып  Гала концертта чыгыш ясарга  хокук алды. Җитәкчеләре югары категорияле музыка укытучылары  Мөршидә Әхмәтҗәнова һэм Лилия Заянова. Эльвинага  киләчәктә дә  моңлы тавышы белән районыбызның горурлыгы булып яшәвен теләп калабыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International