Бүген, район Советы вәкилләре, район ветераннар советы рәисе, Урәзмәт авыл җирлеге башлыгынан торган район делегациясе, Мөслим районы Чишмә авылында гомер итүче Миргаязова Халидә Әхмәтгали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Халидә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.