"Көзге бал-маскарад"

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

31 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Очкын” активистлар хәрәкәте белән берлектә “Дуслар клаб”та “Көзге бал-маскарад” уздырдылар. Чара барышында җитезлек,активлыкны ачыклый торган кызыклы уеннар оештырылды, катнашучылар рәхәтләнеп барлык сынауларны да җиңеп чыктылар. Шулай ук искиткеч шоу-программа, конкурслар һәм матур музыкага рәхәтләнеп бию мөмкинлеге тудырылган иде. Уткән бәйрәмебезгә керү ирекле, ләкин 12 яшьтән соң гына, катгый ак киемдә яки костюмнардан гына иде. Бик кызыклы узды кичәбез! Киләсе чараларыбызда безнең рәтләргә кушылучылар кубрәк булыр дип көтеп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International