Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 31 октябре, шимбә
30 нчы октябрь көнне район мәдәният йортында “Күңелләрдә булсын изгелек” дип аталган хәйрия концерты үтте. Яшь артисларыбыз концертны Веста синдромы белән авыручы кечкенә Ләйлә Гардисламовага ярдәм итү йөзеннән оештырдылар. Кичәгә Казан шәһәреннән районыбыздан чыккан сәхнә йолдызларыбыз Айгөл Гардисламова, Айдар Әхмәтҗанов, Азат Каримов, Рөстәм Гыйлфанов, Нәргиз Камалов, Илнар Гомәров, Артем Пискунов, Айсылу Каюмова, Арслана махсус кунаклар “Болгар кызлары” катнаштылар. Шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары Азия Заhидуллина, Ильмира Гәрәева, Филюзә Шәрипова, Ләйсән Замалова, “Мөслим бизәкләре” бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Нуруллина) хәйрия концертын оештыруда зур өлешләрен керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International