“Нахакка җәберләнүчеләр”

2015 елның 30 октябре, җомга

Яңа Усы авылы китапханәсендә “Репрессия корбаннарын искә алу” көне уңаеннан “Нахакка җәберләнүчеләр” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәгә кунак итеп сәяси репрессия корбаны булган Григорьев Михаил Степан улының кызы – Тазова Ольга, Прокопьев Дмитрий Дмитрий улының оныгы – Петрова Валерина апалар чакырылды. Иң элек китап укучылар йорт-җиреннән һәм мөлкәтеннән мәхрүм ителгән авылдашларыбыз, ватандашларыбыз, татар әдипләре турында кыскача мәглъүмат алдылар. Бирелгән һәр мәгълүмат проектор ярдәмендә экранда яктыртылып барды. Нахакка җәберләнүчеләр турында халыкка, киләчәк буынга җиткерү максатыннан әдипләребезнең (И. Сәлахов “Колыма хикәяләре”, Г. Тавлин “Афәт”, А. Гыйләҗев “Йәгез, бер дога!”) әсәрләре күңелдә яңартылды, фикер алышынды. Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китапларына күзәтү ясалды. Авылыбыздан шушы җәберләүләргә дучар ителгәннәрнең фамилияләре аталды. Соңыннан кунакларга сүз бирелде. Алар кыскача якыннары турында сөйләп үттеләр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International