Район яңалыклары

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрь көнне без, Бөгелмә аграр көллияте студентлары "Очкын" активистлар хәрәкәте, ФОРПОСТ берләшмәсе һәм "Өмет" төркеме белән берлектә “Чиста Мөслим” акциясенә чыктык. “Син чүпләгәнне мин җыештырам, оят түгелме?” девизы астында эш иттек. Ык буендагы бөдрә таллар арасындагы чүп-чарны күреп шаккаттык. Анда нәрсә генә юк: пакетлар, шешәләр, хәтта бер өем бала памперсына да тап булдык!

Мөслимлеләр! Районыбызда чүп җыючы машиналар да йөри , барлык чүпләребезне җыеп шул машиналарга чыгарып биреп торыйкчы!

“Ык барыбер күтәрелә, ул чүп-чарларны агызып алып китә” дип уйлаучылар! Табигатебезгә күпме зыян салуыгыз турында берәр мәртәбә булса да уйланганыгыз бар микән? Бу эшләребез белән үзебезнең горурлыгыбыз — Ык елгасының пычратып, андагы балыклардан колак кагуыбыз бар бит!

Үзебезнең ямьле Ык буйларын алдагы буыннан ничек кабул итеп алган булсак, балаларыбызга, оныкларыбызга шундый ук матурлыгы белән мирас итеп калдырырга бурычлы без.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International