Презентация - "Язмышларда язылган".

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханәдә лицейның 9нчы сыйныф укучылары өчен "Язмышларда язылган" дип исемләнгән кичә үтте. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Китапханәче Вафина Гөлсирә  бу фаҗиганең кеше тормышы өчен никадәр куркыныч икәнен әдәби әсәрләрдәге геройлар язмышы аша ачып бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International